2019 ел ахырында Татарстанда уртача хезмәт хакы 36 мең сум булган

Татарстан хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округында Пермь краеннан соң икенче урында тора. Бу хакта журналистларга Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«2019 елның гыйнвар-октябрь айларында төбәктә хезмәт хакы 6 процентка диярлек арткан һәм 36 мең 357 сум булган. Безнең өчен элеккечә тармаклар арасында хезмәт хакы дисбалансы мәсьәләсе актуаль булып кала. Кызганычка, авыл хуҗалыгында хезмәт хаклары түбән. Узган ел биредә уртача хезмәт хакы 8,9 процентка арткан, әмма шулай да тармактагы уртача хезмәт хакы күләме 23,5 мең сум тәшкил итә», — диде ул.

Кунакханә хуҗалыгы өлкәсендә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт хаклары дәрәҗәсе шулай ук түбән. Аларда 2019 ел башына 99 млн сум бурыч җыелган. Ел ахырына бурыч кимегән һәм 74 млн сум булган.

«Төп бурыч банкротлыкка чыккан предприятиеләрдә, шуларның иң зурысы Казан синтетик каучук заводында теркәлгән. Аңа бурычның якынча 65 проценты туры килә. Без предприятиеләрне тыңлыйбыз һәм салым хезмәте белән хезмәттәшлек итәбез. Ел дәвамында территориаль комиссияләрдә 7527 предприятие вәкилләре тыңланды һәм хезмәт хакының минималь күләменнән түбәнрәк түләгән 3407 предприятие (45 проценты) ачыкланды. 9033 хезмәткәргә 4 млн сумга якын акча күчерелде», — диде Эльмира Зарипова.


2019 ел ахырында Татарстанда уртача хезмәт хакы 36 мең сум булган” язмасына фикерләр

  1. Э.Зарипова «ал тостэге»кузлеген салып карасын иде тирэ- якка. Пенсия, социаль яклау идарэсендэ хезмэт куючыларнын,коне- тоне руль артында йоргэн машина йортучелэрнен,балалар йортлары,приют хезмэткэрлэренен минималь хезмэт хакына эшлэп йорулэрен белмэгэн килеш,нинди саннар китерэ чыгышында. Оятына авырлык килеп, чирлэп китмэсен тагын

Фикер өстәү