Татар әдәбиятында иң күп укылган китапны атадылар

Татарстан Фәннәр академиясенең әдәбият бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Фәрит Яхин татар әдәбиятында иң күп өйрәнелгән һәм укылган әсәрне атады. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендәсөйләде.

«Ахырзаман» безнең татарда иң күп укылган, өйрәнелгән китапларның берсе. Ни өчен? Барыгыз да беләсез, апокалипсисны күзаллау-күзаллату белән бәйле. Бу китапны XIX гасырда руслар да тикшергән, татарлардан иң күп өйрәнгән галим — Гали Чокрый. Ул аның тәнкыйди текстларын эшләгән. Аны безгә китап итеп бастырып җиткерә алган», — диде ул.

Галим фикеренчә, «Ахырзаман китабы» — Адәм галәйһиссәламнең китабы ул. Апокалипсис хәбәрләре Адәм пәйгамбәрдән килә. «Сөләйман Бакыргани аны шигырьгә, шигъри калыпка салып безгә җиткерә», — дип аңлатты Фәрит Яхин.

«Шул вакыттагы телнең үзенчәлегенә игътибар итик. Ул бүгенге телебездән аермалы. Харәзм төркиләре теле, ягъни фарсы һәм гарәп телләре белән кушылганлыгы, баетылганы күренеп тора. Төрки-кыпчакның язмада төп теле, әлбәттә, „төрки тел“ дип әйтелә», — диде әдәбият галиме.


Фикер өстәү