Раштуа бәйрәменнән соң казанлылар өчен махсус рейслар оештырыла

7 гыйнвар төнендә казанлылар өчен махсус рейслар оештырылачак.

Казан халкы һәм кунаклары шәһәрнең теләсә кайсы ноктасына 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 91 маршрут автобусларында һәм 2нче троллейбуста барып җитә алачак.

Җәмәгать транспортына бәйле сораулар белән Казан профиль комитетының кайнар линия телефонына: (843) 275-30-50 мөрәҗәгать итәргә була. Шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә.

Бәйрәм 6 гыйнвар иртәсендә башлана. Митрополит Феофан Раштуа бәйрәмен Казанның Петропавловск соборында төгәлләячәк.


Фикер өстәү