Куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән

Мәскәү өлкәсенең Луховицы шәһәре районында булган авария нәтиҗәсендә дүрт кеше үлгән. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Ике җиңел автомобиль катнашындагы авария М5 трассасында була. Дүрт өлкән кеше: өч хатын-кыз һәм бер ир-ат һәлак булган. Моннан тыш, авария урыныннан ашыгыч рәвештә хатын-кыз һәм ике бала (2009 һәм 2011 елларда туган) хастаханәгә озатыла.


Фикер өстәү