Актанышта фатирда куелган чыршыга ут капкан

5 гыйнварда 1:23 сәгатьтә Бөек Җиңүнең 30 еллыгы урамында урнашкан 104нче йортта янгын чыккан. Фатирда куелган чыршыга ут капкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Фатир хуҗасы төтенгә буылып уянып китә. Әле яңа гына утлары белән балкып утырган Яңа ел бизәге төнгә электрдан аерылмый калу сәбәпле, көлгә әйләнә. Аның белән бергә йорт җиһазлары, киемнәр яна.

Фатир хуҗасы урамга чыгып калырга өлгерә, зыян күрми. Янгын электр җиһазлары белән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү сәбәпле килеп чыккан.

«Актаныш таңнары»

Фикер өстәү