Кичәге авиаһәлакәттә кемнәрнең гомере өзелүе билгеле булды

Кичә иртән Тегераннан Киевка очкан Boeing 737-800 самолеты күккә күтәрелеп ике минут узганнан соң һәлакәткә тарыды дип хәбәр иткән идек.

Украинаның Чит ил эшләре министрлыгы бортта булган барлык кешеләрнең һәлак булуын раслады. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗигагә двигательнең төзек булмавы сәбәп булган. Югыйсә, самолет ике көн элек техник тикшерү узган.

Украинаның чит ил эшләре министры Вадим Пристайко мәгълүматларына караганда, корбаннар арасында — 82 иранлы, 63 канадалы, 11 украин (экипажның тугыз әгъзасын да кертеп), ун швед, дүрт әфганлы, өчәр Бөекбритания һәм Германия гражданы булган.

Һәлакәттә барлыгы 177 кеше корбан булган. Бүген, 9 гыйнвар Украинада мәтам көне дип игълан ителгән.


Фикер өстәү