Тюбингта шуганда пенсионер һәлак булган

Уфада тюбинг белән тау шуган вакытта пенсионер ир коточкыч фаҗигага дучар булган. Бу хакта “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Ир 7 яшьлек оныгы белән Менделеев урамында “Трамплин” тукталышы янындагы таудан шуган вакытта агачка килеп бәрелгән. Ашыгыч ярдәм хезмәтендәге чыганак хәбәр итүенчә, ир шунда ук үлә. Алдан ачыкланган мәгълүматлар буенча, үлемнең сәбәбе — миокард инфаркты. Бабайның оныгын төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.


Фикер өстәү