Каникулларда 35 бала тюбингта шуып җәрәхәт алган

Ләйлә Фазлыева Хөкүмәт йортында узган брифингта балаларны ялы ничек узуы турында сөйләде. Елдагыча, хәвефсез булмаган. Әйтик, каникулларда 35 бала тюбингта шуып җәрәхәт алган, балалар арасында өшүнең дә өч очрагы теркәлгән.

– Балалар өчен актив ял бик әһәмиятле, ләкин күңел ачу хәвефсез узсын иде. Балаларны ялгыз калдырмаска тырышыгыз. Тюбинг белән тау шуганда, бигрәк тә. Бу турыда инде бик күп сөйләнде, зыян күрүчеләр дә ел саен булып тора. Кыш шунысы белән куркыныч инде, – диде Фазлыева.


Фикер өстәү