Татарстанда тау шуганда имгәнгән малайга 3 сәгать операция ясаганнар

Түбән Камада «Велики» паркында тау шуып имгәнгән малай очрагыннан соң тикшерүләр башланган. 

9 яшьлек малай тау шуганда зыян күрә. Ул шул кадәр каты бәрелә хәтта берничә минут аңына килми ята. Тау шуарга ул ялгызы гына килгән була. Кешеләр аның әти-әнисен социаль челтәрләр аша эзләргә керешә. Шул ук вакытта «Ашыгыч ярдәм» чакырталар. Табиблар көткән вакытта малай үз исемен дә, кайда яшәвен дә искә төшерә алмаган.

Малай таудан баскан килеш шуган була, артыннан ватрушка белән шуучы килеп бәрелә.

Баланы госпитальләштерәләр һәм операция ясарга карар кылалар. Катлаулы операция 3 сәгать дәвам итә. Хәзер малайның хәле яхшы.


Фикер өстәү