ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында 2020 елдан баланы мәктәпкә кертү тәртибенең үзгәрүе турында хәбәр иттеләр. Үзгәрешләр Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә гамәлгә керә.
1 гыйнвардан башлап ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак. «Абый-апалары кайсы белем бирү учреждениесендә укыса, аларның туганнары да шул мәктәптә белем алу яки балалар бакчасына йөрү хокукына ия булачак. Бу бергә яши торган бер гаилә балаларына кагылачак», — диелә хәбәрдә.
Бары буш урыннар булмау сәбәпле генә мәктәп баланы укырга алудан баш тарта ала. Исегезгә төшерәбез, балаларны беренче сыйныфка теркәү түрында гаризалар 1 февральдә кабул ителә башлаячак.
Россия Президенты Владимир Путин узган елда бертуганнарны бер үк балалар бакчасына һәм мәктәпкә бирү турындагы законны имзалады.
«Мәгариф»
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat