Быелдан – яңача: 1 апрельдән мәктәпкә бару өчен гаризалар кабул ителә башлый

Быел 1 нче сыйныфка баручыларны яңа кагыйдәләр нигезендә кабул итәчәкләр. Әти-әниләр гаризаны  1 апрельдән  тапшыра ала. Узган ел Казанның кайбер мәктәпләрендә озын чиратлар барлыкка килгән иде. Быел вазгыять нинди булыр?

Яңа кагыйдәләр нигезендә, ата-аналар мәктәпкә гаризаны 1 апрельдән башлап 30 июньгә кадәр язарга тиеш. Элек 1 февральдән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк иде. Бу кагыйдә мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче гаиләләргә һәм өстенлеккә ия булучыларга кагыла. Моңа кадәр мәктәп җитәкчелеге 1 нче сыйныфка алу турындагы гаризаны 7 көн эчендә кабул итәргә тиеш булса, хәзер  30 июньнән соң 3 көн эчендә карарга тиешләр. Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүчеләргә гаризаны 6 июльдән тапшырасы. Урыннар калган очракта бала шул мәктәптә укый алачак. Кабул итү буш урыннар беткәнче, 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, яңа уку елында 1 нче сыйныфка 54528 бала керер дип фаразлана. Бу – узган ел белән чагыштырганда 61 балага күбрәк дигән сүз. Башкалада беренчегә җыенучы балалар  19 меңнән артык. Алар былтыргыдан 435кә күбрәк.

Бу көннәрдә редакциябезгә,  Казандагы күптелле «Адымнар» комплексына ничек эләгеп була,  дип  шалтыраттылар. Кем тели шул бара аламы, дип кызыксындылар. Газета укучыларыбызның сорауларына ачыклык кертү өчен, мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов белән  элемтәгә кердек.

– Тәртибе сайтта урнаштырылачак. Башта – микрорайон балаларын, калган буш урыннарга  башка теләүчеләрне алачакбыз. Гадәттә, алар – әзерлек  курсларына йөрүчеләр. Без  баланың сәләтенә карап кабул итәбез. Теләүчеләр бик күп, – диде Айдар Шәмсетдинов.

Апасы  кайда – энесе шунда. «Бертуганнар законы» буенча да мәктәпкә эләгергә өметләнүчеләр бар. Әлбәттә, закон алар яклы.

– Прописка буенча 186 нчы лицейга карыйбыз, моңа кадәр анда  чиратлар зур иде. Улым шунда укырга керсә дә, аны 16 нчы гимназиягә күчердек. Татар мохите, бик рәхәт. Кызымны да әзерлек төркеменә гимназиягә  йөртәбез. Абыйсы шунда укыгач, сеңлесенә дә урын табылыр дип өметләнәбез. Әзерлек курсларына биш төркем җыйганнар иде, – ди ике бала анасы Гадилә.

Узган ел «Салават күпере»ндә   иртәнге  4 тән үк чират көтүчеләр булды. Быел бу хәл кабатланмасмы? «Узган ел ирем сәгать 4 тә үк киткән иде мәктәпкә. Аннан соң тагын берничә әти җыелган. Сәгать 5 тә инде башкалар күренә башлаган. Килүчеләр исемлеген дәфтәргә теркәп барганнар. Кабул итү 10 да башланды. Без иң беренчеләрдән булып кердек», – дип сөйләгән иде Айгөл Шәрәфиева.

– Кызыбыз Азалия 1 нче сыйныфка бара. Дөресен әйткәндә, әллә ни борчылмыйбыз да. Безгә дигән урыннар бетмәс әле. Прописка буенча шунда теркәлгән бит. Тагын бер мәктәп төзелергә тиеш. Шулай булгач, нигә борчылырга? – ди «Салават күпере» микрорайонында яшәүче Рәзинә Камалиева.

Регина Кәримуллина  исә андагы  хәлне башкачарак күзаллый. «Әлеге микрорайонда  мәктәп яшендәге балалар саны мәктәпләргә караганда күбрәк.  Яңа йортлар һаман төзелеп тора. 182 нче мәктәпне ачып кына проблема хәл ителмәде. Заманча мәктәп «Юдино», «Радужный» бистәсендә яшәүче әти-әниләрне дә кызыктыра.  1 нче сыйныфка керү җиңел түгел. Быел да  чиратлар саны былтыргыдан ким булмаячак. Шуңа күрә иртүк торырга туры киләчәк», – дип фаразлый  Регина.

Проблемалар килеп чыкмасмы? Бу уңайдан Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынецның да фикерен белештек.

– Кыенлыклар килеп чыкмас дип уйлыйм. Документларны электрон рәвештә тапшырганда  проблемаларның тууы ихтимал. Әмма бу  кабул итү вакытын 1 апрельгә күчерүгә бәйле түгел. Узган ел  әти-әниләрнең  электрон документ тапшыру өчен 00:00 сәгатьне көтүен күзәттек. Гаризалар берьюлы күп булу сәбәпле, система тоткарланган. Техник белгечләр былтыргы  тәҗрибәне исәпкә алганнардыр, шәт. Проблема булмаска тиеш. Мәктәп директорларының бурычы – документларны кабул итүне, эш графигын төгәл билгеләү. Кагыйдәләр бозылганда, әти-әниләр безгә мөрәҗәгать итә ала. Һәр очракны аерым  тикшерәчәкбез, – диде Ирина Волынец.

 

Гаризаны ничек тапшырырга?

– Әти-әниләр үзләре мәктәпкә килеп;

– мәктәпнең электрон почтасына яисә сайтына хат юллап;

– дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталларын файдаланып;

– почта аша заказлы хат белән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү