22 март тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Бөтендөнья су ресурслары көне

Бу дата  Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән кешелекнең төче суга игътибарын юнәлтү өчен гамәлгә куелган. БМО мәгълүматларына караганда, 2 млрд тан артык кеше пычрак су эчәргә мәҗбүр, ә 663 млн нан артыгы яшәү урыннарында су чыганаклары булмаудан тилмерә.

Россия су белән тәэмин ителгән төркемгә керә, су ресурслары күләме буенча икенче урында тора. Дөньядагы төче су запасының дүрттән бер өлеше безнең илдә. Территориябездә 2,7 млн зур яки кечкенә елгалар, 2,7 млн күл исәпләнә. 14 диңгез ярларын юа.

Халыкара таксистлар көне

1907 елда нәкъ 22 март көнне Лондон урамнарында махсус исәпләгечләр куелган беренче автомобильләр пәйда була. Аны таксометр дип атыйлар: француз теленнән «такс» (түләү һәм грек ткленнән «метро» (үлчәү). Шул көннән бирле аларны такси дип, ә шоферларын таксист дип йөртәләр.

Лондондагы беренче таксилар яшел һәм кызыл төстә була. Компаниягә нигез салучы америкалы Джон Хертц  аларның барысын да сары төскә буята. Ачык төстәге машиналар ерактан күренеп тора, шуңа күрә башка парклар да сары төсне куллана башлый. Шул көннән бирле сары төс таксилар өчен классик булып санала.

Хатынь

78 ел элек (1943) фашистлар Белоруссиядәге Хатынь авылын җир өстеннән юк итә. Җәзалаучы отряд авылны камап ала, анда яшәүчеләрне колхоз сараена куып кертәләр һәм ут төртәләр. Качып котылырга теләүчеләрне пулеметтан атып үтерәләр. Моңа кадәр партизаннар Хатыньнан ерак түгел немец автоколоннасына ут ачып, бер офицерны үтергән булалар. Бу – шуның өчен үч алу була.

149 кеше янып үлә яки атып үтерелә. Алар арасында 76 бала була. Бары тик 5 кеше генә котылып кала.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү