“Анжела Вавилова фонды” җитәкчесе Владимир Вавилов гаиләсенә кайгы килгән

“Анжела Вавилова фонды” җитәкчесе Владимир Вавилов гаиләсендә олы кайгы. Бүген иртән аның кызы Наташа фаҗигале төстә һәлак булган.

– Наташага 24 февральдә 41 яшь тулган иде. Владимир Владимировичның беренче никахтан туган кызы ул. Әнисе яман чирдән үлеп киткәндә Наташага 9 яшь була. Владимир Вавилов аны берүзе аякка бастыра. Кызы буй җиткәч кенә, икенче тапкыр өйләнә.

Исегезгә төшерәбез, икенче никахтан туган кызы Анжела да яман чирдән вафат булды. Наташаның сабыйлары ятим калды, – ди фонд хезмәткәрләре.
Наташа да әтисе юлыннан китә. Фондка ярдәм итә.

“ВТ” коллективы да Владимир Вавиловның тирән кайгысын уртаклаша, сабырлык тели.

 

Гөлгенә Шиһапова


“Анжела Вавилова фонды” җитәкчесе Владимир Вавилов гаиләсенә кайгы килгән” язмасына фикерләр

Фикер өстәү