Сөтле чәй эчәргә ярыймы?

Яңа пешерелгән чәй белән сөт бергә кушылгач, аларның икесенең дә файдалы сыйфатлары арта икән. Сөтле чәй теинның (кофеин аналогы) организмга тискәре йогынтысын киметә, сөт ферментлары күбрәк булган саен теинның микъдары кими, дип яза «Кызыл таң» газетасы. 

Нерв системасында проблемасы булган кешеләргә сөтле чәй эчәргә киңәш ителә. Артык каты пешерелмәгән мондый чәй тынычландырачак.

Лактоза куллана алмаган кешеләр сөт ризыкларыннан баш тарта. Ә менә чәй белән кушылгач, сөттәге авыр аксымнар һәм майлар реакциягә керә һәм “эреп” бетә. Шуңа мондый кешеләр өчен сөтле чәй – яхшы эчемлек.

Гастриттан интегүчеләр чәйдән авырлык тойгысы кичерә. Ә сөт кушылган чәй эчемлекне йомшарта һәм йоткылык тышчасын тынычландыра.

Сөтле чәй – туклыклы эчемлек. Ул арыганлык тойгысы кичергәндә, авырудан соң тернәкләнгәндә киңәш ителә, кан басымын тәртипкә сала, инфекцияләргә каршы торырга булыша.


4 фикер

  1. Эссэлээму галэйкум! Мин чэйгэ сот кушып эсэргэ ярамый дип укыган идем. Кем белэ доресен? Языгыз.

  2. Безнен эти эни эби бабайлар Гомер буе каты Итеп сотле чэй эчкэннэр ул вакытта элбэттэ сот сот булган инде хэзер телэсэ нэрсэ кушаларда ярамый дип тик утыралар

  3. Татар халкы Гомер ,гомергэ сотле чэй эчкэн ,катык ясап ашаган .
    Сот ризыклары бик файдалы ,шулай булмаса Яна туган балаларга Хэм барча хайваннар да тормышларын сот ашаудан башламаслар иде.

Фикер өстәү