Стадионнарда сыра сатудан кергән акча кая юнәлдереләчәген сөйләделәр

Стадионнарда сыра сатудан һәм әлеге эчемлекне рекламалаудан алынган акчалар балалар спортын үстерүгә тотылачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова сөйләде.

gossov.tatarstan.ru

Узган ел Дәүләт Думасына «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында»гы һәм «Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында»гы федераль законнарга стадионнарда сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуны тыюны бетерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында закон проекты кертелде, дип искәртте спикер. «Закон проекты резонанслы, төрле мәгънәле, җәмгыятьтә зур дискуссия уятты», — дип өстәде депутат.

Шул ук вакытта ул әлеге закон проектын кабул итү өстенлекләргә ия, дип билгеләп үтте. «Без закон дәрәҗәсендә әлеге тәртипне бары тик бер максат белән генә кабул итәргә рөхсәт иттек — стадионнарда сыра сатудан һәм рекламадан алынган барлык акча балалар спортын, балалар футболын үстерүгә тотылачак», — дип аңлатты спикер.

gossov.tatarstan.ru

Аның сүзләренчә, РФ Спорт министрлыгы әлеге акчаны балалар спорт мәктәпләренә тапшыру регламенты билгеләячәк. «Әгәр акчаның бер өлеше генә анда эләкмәсә дә, монда бу оешмаларны контрольдә тоту һәм күзәтүнең башка механизмы кертеләчәк», — диде Павлова.


Фикер өстәү