“ВТ” хезмәткәре Кытайдагы хәлләр турында: “Даруханәләрдә битлекләр юк”

Кытайдан йогышлы авыру белән бәйле күңелсез хәбәрләр килеп ирешеп тора. Соңгы мәгълүматлар буенча, коронар вирусыннан үлүчеләр саны 80гә җиткән. Әлеге куркыныч диагноз барлыгы 2,7 мең кешегә куелган.

Авыручылар төрле илләрдә бар, шулай да иң күбе Кытайда яшәүчеләр. Искәртеп узыйк, Казанда да әлеге вирусны эләктермәде микән дигән шик белән, 12 кеше хастаханәгә эләккән. Ләкин, бәхеткә, бу диагноз беркемдә дә расланмаган.

Кытайдагы Хайнань утравында урнашкан Санья шәһәрендә ял итүче хезмәткәребез сүзләренчә, соңгы көннәрдә туристларны бернинди дә экскурсияләргә йөртми башлаганнар.

– Җомгадан бирле бернинди дә экскурсиягә алып бармыйлар. Кичә зур сәүдә үзәкләре ябылды. Урамда битлек киеп йөрүчеләр саны артты. Без килгән көннәрдә алай түгел иде. Даруханәләрдә битлекләр юк. Кайчан буласы да билгеле түгел. Әле ярый үзебез белән алып килгән идек. Шуның белән йөрибез. Коронар вирус таралуга карамастан, төрле илләрдән туристлар килеп тора. Урамнарда йөриләр. Балалар да бик күп, – дип сөйләде хезмәткәребез.

Шулай да, аның сүзләренчә, халык арасында курку, каушау юк.

– Кытайның башка шәһәрләрендәге хәлләр белән чагыштырганча, бездә вазгыять тыныч, – ди ул.


Фикер өстәү