Петербургта спорт-концерт комплексының түбәсе җимерелгән (ФОТО)

Санкт-Петербургта демонтаж вакытында «Петербургский» спорт-концерт комплексының түбәсе җимерелгән, дип хәбәр итә «Фонтанка».ру».

Кадрларда бинаның түбәсе һәм бер өлеше җимерелүе күренә. Шул ук вакытта төзүчеләрнең җимерелгән вакытта биектә эшләр алып баруы видеога төшерелгән.

Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

СКК урынына дөньяда иң эре боз аренасын төзү планлаштырыла. Яңа карар нигезендә, барлык объектның мәйданы 167 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, биеклеге – 49 метр булачак.

Хоккей матчлары вакытында – 21,5 мең, концертлар вакытында 23 мең кеше сыйдырачак. Төп трибуналар икенче, өченче һәм алтынчы катларда урнашачак; дүртенче һәм бишенче катлар вип-ложалар өчен якынча 1800 урынга биреләчәк.

 

ФОТО: https://www.fontanka.ru

Фикер өстәү