Россиянең ике төбәгендә коронавирус расланган

Авырулар Забайкалье һәм Төмән өлкәсендә. Алар икесе дә Кытай гражданнары, дип хәбәр итте җомга, 31 гыйнварда, вице-премьер Татьяна Голикова, дип яза «Лента.ру».

Аның сүзләренә караганда, 2019-nCoV коронавирусның таралу куркынычы юк, Россиядә авырулар изоляцияләнгән, аларның контактлары тикшерелгән. Авыруларның хәле тотрыклы, дип билгеләп үтте Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова.

https://vatantat.ru/2020/01/r%d3%a9st%d3%99m-mi%d2%a3nehanov-koronavirus-ochraklaryn-buldyrmas-%d3%a9chen-nindi-esh-alyp-baryluyn-tiksher%d3%99ch%d3%99k/


Фикер өстәү