Казан Кремле 31 декабрьдә кем ял итәчәген аңлатты

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел алдыннан эш көнен 28 декабрьгә күчерү турындагы күрсәтмәсе дәүләт хезмәте хезмәткәрләренә кагыла. Моннан тыш, республика предприятиеләре һәм оешмаларына 31 декабрьне хезмәткәрләр өчен ял көне дип игълан итәргә тәкъдим ителде. Бу хакта брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Дәүләт хезмәте хезмәткәрләренә кагылышлы Татарстан Президенты күрсәтмәсе бар, ә башка оешмаларга, җитәкчеләргә, районнарга, ведомстволарга Рөстәм Нургалиевич тарафыннан тәкъдимнәр бар, без коллегаларыбыз тарафыннан бу тәкъдим хупланыр дип өметләнәбез», — дип сөйләде Галимова.

Лилия Галимова сүзләренчә, 31 декабрьдә ял өчен тавыш бирүдә 260 меңгә якын кеше катнашкан, 8 мең репост эшләнгән.


Фикер өстәү