Дүрт күчмә сырхауханә автомобильләре 18 районда булып, 18 меңгә якын кешенең сәламәтлеген тикшергән

Былтыр Татарстанда уртача гомер озынлыгы 75 ел булган. Балалар 2018 ел белән чагыштырганда 7,5 процентка азрак туган. “Катлаулы демография чорына килеп җитүебезне аңлыйбыз, – диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков узган ел йомгаклары коллегиясе утырышында. – Безнең бурыч – балалар тууын һич югы бер күләмдә саклап калу. Моның өчен абортлар санын киметергә, бала табуда проблемасы булганнарга медицина ярдәме күрсәтергә кирәк”.

Дәүләт оешмаларында рәсми исәп алып барылган абортлар саны 13 меңгә җиткән. Тик аның белән шәхси клиникалар да шөгыльләнә бит. “Соңгы елларда бала төшерү очраклары кими, ләкин моның буенча аңлату алып барырга кирәк әле”, – ди министр. Узган ел 856 бала ЭКО алымы белән дөньяга килгән. 573 хатын-кыз дәүләт гарантиясе программасы буенча дәваланган. Марат Садыйков, коллегия утырышында катнашкан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга мөрәҗәгать итеп,  быел да меңнән артык пациентка хезмәт күрсәтү өчен казнадан 50 миллион сум акча бүлеп бирүне сорады. Шундый ярдәм күрсәтелгәндә, тагын кимендә 350 бала туачак. Демография кискен торганда,  ул сан да аз түгел.

Үлем-җитем очраклары да алдагы ел белән чагыштырганда 2 меңгә кимегән, тик күрсәткечләр төрле районнарда төрлечә. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә, Балтач, Биектау, Арча районнарында үлүчеләр саны азрак теркәлсә, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Балык Бистәсе, Чирмешән районнарында андый очраклар, киресенчә, күп.

2019 елда илдә “Сәламәтлек саклау” илкүләм өстенлекле проекты эшли башлады. Дәвалау оешмалары төзекләндерелде, җиһазлар яңартылды. 13 медицина оешмасы “Дустанә сырхауханә” стандартлары буенча эшли. Тик узган ел да шикаятьләр саны кимемәгән. Халык гозерен күбрәк “Халык контроле” порталында калдыра. Узган ел 70 медицина оешмасында тикшерү үткәргәннәр. Гемодиализ үзәкләре, теш дәвалау сырхауханәләре эшчәнлегеннән канәгать булмаучылар шактый. Дәүләт медицина оешмаларында тикшеренү үткәргән өчен кешедән нигезсез акча түләттерү фактлары ачыкланган һәм ул акча кире кайтарылган. Алексей Песошин бу уңайдан контрольне көчәйтергә кушты. “Сүздән эшкә күчәргә вакыт”, – диде ул һәм аеруча өлкәннәр сәламәтлеген кайгыртуга игътибарны арттырырга кирәклеген әйтте.

Узган ел гына гамәлгә кергән яңалыклар да бар. Республикага дүрт күчмә  сырхауханә автомобильләре сатып алдылар. Алар 18 районда булып, 18 меңгә якын кешенең сәламәтлеген тикшергән. 740 кешене хастаханәгә салып дәвалаганнар.  “Ашыгыч медицина ярдәме” станциясе автопаркы 237 яңа автомобильле булган. Машиналар республика акчасына алынган. Санавиация очкычы 150 тапкыр ашыгыч ярдәм кирәк урыннарга барган. Министр фикеренчә, тагын бер вертолет сатып алынса,  мөмкинлекләр артачак. Эшли алырлык белгечләр бар.

Яман шешне алданрак ачыклау буенча кызыксындыру чаралары күрелә. Ул җәһәттән Базарлы Матак, Урыссу, Апас районында эш яхшы оештырылган. Лаеш, Биектау, Чүпрәле, Тәтеш районнарында исә җайга салынмаган. Министр моны  республика клиник онкология диспансеры баш табибы Ренат Һидиятовка йөкләде. Авыруларга химия дәвасы үткәрү өчен акча ике тапкыр күбрәк бүленгән. Казанда йөз ятакка исәпләнгән балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәге төзелә. Анда республикадан тыш Идел буе федераль округыннан килгән балаларга да хезмәт күрсәтеләчәк.

Медицина оешмаларына кадрларны җәлеп итү буенча “Авыл табибы”, “Авыл фельдшеры” программалары эшли, грантлар бирелә. Белгечләрне авыл җиренә кайтару өчен максатчан программалар буенча укыталар.  Узган ел 97 кеше укып бетергән, ләкин дүрттән бере генә  районга кайтып киткән. Соңгы елларда 617 хезмәткәр тораклы булган. Кайбер районнарда торакны вакытлыча арендага биреп торалар, җир кишәрлеге алырга булышучылар да бар. Тик кадрлар буенча кытлык җитәрлек әле: 300гә якын белгеч кирәк.

Азнакай районындагы дәвалау оешмаларында эшләргә узган ел 5 белгеч кайткан. Аларны максатчан программа буенча укытканнар. Районда яшьләрне фатир белән тәэмин итү дә яхшы оештырылган. Бу хакта утырышта район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгыш ясады. Күчмә сырхауханә  узган ел Азнакай районы авылларында йөргән.  Гемодиализ буенча проблемалар бар. Халык аның өчен Бөгелмәгә хәтле барып йөри. Аларны йөртергә бер миллион сумнан артык акча китә икән. Быел апрель аенда шундый ук үзәк үзләрендә ачылачак. Җитәкче бу уңайдан республика башлыкларына рәхмәт әйтте.

Фәния Арсланова

 

 


Фикер өстәү