Авыл хуҗалыгы: 2010-2019 нчы елларда булган вакыйгалар

2010 ел

2010 ел корылык, авыл хуҗалыгында зур проблемалар килеп чыккан җәй буларак тарихка кереп калды. Бу елны республикада гадәттән тыш хәл игълан ителде. Моңарчы булмаган хәл: бик аз күләмдә – нибары 700 мең тонна тирәсе ашлык җыеп алынды.

Шушы ук елны Татарстанда, Россиядә беренчеләрдән булып, гаилә фермаларын үстерү буенча республика программасы эшли башлый. Сөт фермалары төзелешенә миллион сум акча бүлеп бирелде. Юллар салынды, җиһазлар сатып алган акча субсидияләнде. Татарстан фермерлары беренче  тапкыр зур дәүләт ярдәмен алды.

2011 ел

Корылыктан соңгы авыр елны республика игенчеләре 5 миллион тонна уңыш җыеп алуга иреште.

2012 ел

Татарстан фермерларына күрсәтелгән ярдәм тәҗрибәсе белән мәскәүлеләр дә кызыксына башлады. Һәм 2012 елда бу программа бөтен илдә эшли башлады. “Гаилә фермалары” һәм “Эш башлаучы фермерларга ярдәм” программаларына федераль бюджеттан да акча бирелә башлады.

2013 ел

2013 ел ахырында “2014–2020 елларда Россиянең авыл хуҗалыгы җирләрен мелиорацияләүне үстерү” федераль программасы кабул ителде. Аңа Татарстан да кушылды. Дәүләт ярдәме белән, 10 мең гектардан артык файдалана торган җир яңадан торгызылды.

2013 елның мартында республиканың иң зур агрохолдингы булып саналган “Вамин – Татарстан” банкротлыкка чыкты.

Казанда Агросәнәгать паркы эшли башлады.

“2013–2020 елларга Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасы эшли башлады. Нәтиҗәдә ашлык, шикәр чөгендере җитештерү артты,  көнбагыш һәм кукуруз уңышы тотрыклыланды. “Майский” теплица комбинаты үз энергетика үзәген төзеде һәм  ябык грунтта елына  50 мең тонна яшелчә җитештерә башлады. Шулай ук “Вахит”, “Урал” кебек хуҗалыклар дөньякүләм дәрәҗәгә чыкты.

Авыл хуҗалыгында эшләргә калучы яшь белгечләргә ярдәм итү программасы кабул ителде.

2014 ел

Татарстанда җиләк кластеры барлыкка килә. 700 гектар  җиләк-җимеш үсентеләре утыртыла.

2015 ел

Авыл хуҗалыгы кооперацияләре программасы эшли башлый.

2016 ел

2016 елда Россия бодайны читкә чыгару буенча тәүге тапкыр дөньяда беренче урынга чыгуы белән тарихка кереп калды.

Шикәр заводлары масштаблы яңартылды. Нәтиҗәдә аларда эшкәртү күләме артты. Зәй шикәр заводында “Сакчыл эшкәртү” программасы эшли башлады.

2017 ел

Җәй көне һава шартлары начар булуга карамастан, 2017 елда республика игенчеләре 5 млн тоннадан артык уңыш җыеп алуга иреште.

Авыл хуҗалыгы җыелма продукция күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында – беренче, Россия төбәкләре арасында өченче урында бара.

2018 ел

2018 елның 1 июленнән Россиядә электрон ветеринария сертификациясе эшли башлады. Әлеге яңалык республика җитештерүчеләрен һәм сатучыларын да читләтеп узмады. Моннан соң ит һәм сөт җитештерүчеләр, сатучылар “Меркурий” системасына кереп, барлык мәгълүматны электрон формада рәсмиләштерергә тиеш булды.

2019 ел

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын 20 ел җитәкләгән Марат Әхмәтов алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайланды. Аның урынына Марат Җәббаров билгеләнде.

Татарстанда сөт җитештерү беренче тапкыр тәүлегенә 4 мең тоннадан артты. Татарстан сөт җитештерү күләме буенча Россиядә беренче урында бара.

 

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү