Берничә ел рәттән кызамык белән авыру очраклары булган

2019 елда республикада йогышлы авырулар буенча хәл тотрыклы булган. Алдагы ел белән чагыштырганда, азрак авырганнар. Аеруча куркыныч саналган дифтерия, полиомиелит, столбняк, кызылча, корсак тифы чирләре бер тапкыр да теркәлмәгән. Тик бөтен чирләр белән дә хәл алай тыныч түгел.

Берничә ел рәттән кызамык белән авыру очраклары бар. Узган ел тиз арада таралырга мөмкин булган әлеге чиргә каршы 31 мең кешегә вакцина ясалган, аларның 2,5 меңе – республикада хезмәт итүче мигрантлар. Чыгымнарны республика казнасы күтәргән. Үпкә ялкынсыну китереп чыгара торган пневмококк инфекциясенә каршы да вакцина бар. Гриппка каршы вакцинаны узган ел 2 миллионга якын кеше ясаткан.
Үзенә яки баласына прививка ясатуга каршы торучыларның да 2019 елда фикерләре үзгәргән. 55 мең баш тартучының 17,5 меңе, аңлату эшләреннән соң, медицина оешмасына килеп, кадатып киткән. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина узган ел йомгаклары коллегиясе утырышында җиткерде. “Әгерҗе, Нурлат, Питрәч, Сарман, Менделеевск, Чистай районнарында бу уңайдан аңлату эшен көчәйтәсе бар әле”, – ди баш санитария табибы. Утырышта катнашкан Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да, Роспотребнадзор һәм Сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренә ул җәһәттән төрле чаралар үткәрергә кирәклеген әйтте. “Кеше, прививкадан соң сәламәтлегемә зыян килер, дип курка. Сез алай түгел икәнне сөйләгез, дәлилләп күрсәтегез”, – диде ул һәм “Өлкән буын” проекты буенча, 65 яшьтән узганнарга да кирәкле, мөһим вакциналар күбрәк ясау бурычын куйды.
Туберкулез ияртү очраклары да булгалап тора. 2016 елда Лаеш көллиятендә укучы чирләгән иде. Узган ел исә шундый ук күңелсез хәл Казандагы төзелеш көллиятендә килеп чыккан. Аның белән укучы да, укытучысы да авырый. Марина Патяшина әйтүенчә, уку йортларында йогышлы чирләрне вакытында ачыклауга әһәмият биреп җиткермиләр. Күп вакыт чир очраклы рәвештә генә табыла. Татарстанда ВИЧ-инфекциясе белән авыручы 14 меңнән артык кеше теркәлгән. Аларның 71 проценты хезмәткә яраклы яшьтә һәм яртысыннан күбрәге гомерлек чирне җенси юл аша йоктырган.
Урман-паркларда да хәвеф сагалап торырга мөмкин. Тычкан бизгәге эләктерәләр, талпан кадалу очраклары шактый. Белгечләргә мөрәҗәгать итүчеләрнең байтагы Казандагы Таулар-Әмәт урманына йөрергә чыккач, талпан һөҗүменә эләгүен сөйли. Кеше йөри торган урыннарда яз айларында ук йогышсызландыру чаралары күрелергә тиеш. Кытайда коронар вирус көннән-көн кызган төс ала. Сырхауларны дәвалау оешмаларына махсус җайланмалар эчендә алып баралар. Табиблар махсус киемнәрдән йөри. Рөстәм Нигъмәтуллин йогышлы чирне читтән кертмәс өчен белгечләргә уяулык күрсәтергә кушты. Бу уңайдан Казан халыкара аэропортында табиблар да, Роспотребнадзор хезмәткәрләре дә кизү тора.
Азык-төлекнең сыйфатын тикшерүне дә алар башкара. Узган ел тикшерүләр барышында 5 меңнән артык азык-төлек һәм чимал яраксыз дип табылган. Чит ил товарлары алдагы елга караганда кулланылыштан күбрәк алынган. Санитария таләпләренә җавап бирмәгән сыйфатсыз азык-төлек арасында кулинария ашамлыклары, яшелчәләр, ит ризыклары да бар. Сәүдә кагыйдәләрен бозучылар 1 миллион сумлык штрафка тартылган.
Соңгы елларда күп катлы йортларның беренче катында кафе, кулинарияләр шактый ачылды. Арзанлы камыр ризыкларын алырга теләүчеләр булса да, бөтен кеше дә алар хезмәтеннән риза түгел. Шул йортларда яшәүчеләр тәүлек буе бетми торган тавыштан, начар истән зарлана. Пекарнялар да халыкның тынычлыгын алган. Хезмәткәрләр урыннарга барып тикшергәч, күп очракта тиешле таләпләрнең үтәлмәве ачыкланган.
Составында никотин булган катнашмалар белән сәүдә итүчеләр узган ел аеруча күп булды. Ул матдәләр балалар кулына да эләкте. Белгечләр ул урыннарны даими тикшереп торган. “Роспотребнадзор тикшерүләре нәтиҗәсендә сәүдә нокталарында бу матдәләр кимеде. Аңлату эше дәвам иттерелергә, без административ чаралардан тыш, мондый әйберләрнең зыяны турында сөйләшүләр алып барырга тиеш” – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Марина Патяшина чыгышыннан аңлашылганча, мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүдә дә үзгәрешләр бар. Элек ашханәләрдә күбрәк ярымфабрикатлар өстенлек итсә, аларның саны нык кимегән һәм балага сайлап алу мөмкинлеге арткан. Җәйге лагерьларны азык-төлек белән тәэмин итүчеләргә дә таләпләр көчәя. Алар килешүләрне март аенда ук төзергә тиеш. Белгечләр лагерьларны тикшергәндә саклану вакыты чыккан, бозыла башлаган, каян кергәнлеге хакында бернинди мәгълүмат булмаган азык-төлеккә дә юлыккан.
Халыкны алдау очраклары да кимеми. Узган ел фатирлардагы газ исәпләү җайланмасы дип, бәясе кибеттәгедән ун тапкыр югарырак булган аппаратлар тәкъдим итеп йөрүче фирманың эзенә төшкәннәр. Кызганыч, аңа кадәр байтак кеше алданырга өлгергән. Төрле игъланнар аша үзләрен юридик фирма белгечләре дип таныштыручылар да кешене ярык тагарак алдында утыртып калдырырга мөмкин. Роспотребнадзорның “кайнар линия” телефоннарына да байтак мөрәҗәгать кергән. Төзек булмаган кесә телефоны, көнкүреш техникасы сатып алучылар да, товарны җиңел генә кире кайтара алмагач, кулланучылар хокукын яклау белгечләреннән ярдәм сорый. Республика халкы гаризаларны күп функцияле үзәкләр аша җибәрә башлаган. Шунда ук белгечләр белән онлайн сөйләшү мөмкинлеге дә булдырылган.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү