Безнекеләр – Мәскәүдә: Россия хөкүмәтендәге үзгәрешләрдән нәрсә көтәргә? 

Соңгы көннәрдә ил җәмәгатьчелеген аеруча кызыксындырган мәсьәләгә, ниһаять, ачыклык керде: Россия хөкүмәтендә кемнең ни белән шөгыльләнәсен расладылар. Көч структуралары нигездә үзгәрешсез калса (илнең баш прокуроры Юрий Чайканың Россия Президентының Төньяк Кавказ федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле итеп билгеләнүен исәпкә алмаганда), социаль, гуманитар өлкәләрдә шактый зур үзгәрешләр булды.

Безнең өчен төп вакыйгаларның берсе, әлбәттә, Марат Хөснулинның Россия хөкүмәте рәисе урынбасары итеп билгеләнүе булды. 2001–2010 елларда Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булган җитәкче 2010 елдан бирле Мәскәүдә эшләде. Башта башкаланың Шәһәр төзелеше департаментын җитәкләде, соңрак шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча вице-мэр булды. Аның югары вазифага билгеләнүен соңгы елларда Мәскәүдә башкарган эшләре нәтиҗәсе дә, Татарстандагы кадрлар мәктәбенең уңышы дип тә бәялиләр. “Марат Хөснуллин – бик тырыш, намуслы, креатив кеше. Ул – зур эшләр башкару өчен туган кеше. 35 яшендә министр булды. Хөснуллин министр булып эшли башлаганда, Татарстанда төзелеш куәтләре җитешми иде. Хәзер республикада күп кенә бурычларны, шул исәптән илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны хәл итәргә мөмкинлек бирә торган төзелеш индустриясе булдырылган. Аның җитәкчелегендә республикада тузган торакны бетерү программасы, метрополитен төзелеше кебек күләмле проектлар гамәлгә ашырылды. Хөснуллин Татарстанда бик зур тәҗрибә туплады, аны очраклы гына Мәскәүгә чакырмадылар. Һәм бу дөрес карар иде. Без Мәскәүдә бөтен инфраструктура буенча нинди киң күләмле үзгәртеп корулар барганын күрәбез, бу эштә Хөснуллинның хезмәте зур. Яңа Премьер-министрның аны урынбасар итеп чакыруы хөкүмәтнең барлык юнәлешләр буенча дә уңышлы һәм конструктив эшләячәгенә өмет уята”, – ди Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев.

https://vatantat.ru/2020/01/tatarstan-prezidenty-marat-h%d3%a9snullinny%d2%a3-vicze-premer-vazyjfasyna-bilgel%d3%99n%d2%afen-sh%d3%99rehl%d3%99de/

Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев Хөснуллин җитәкчелегендә республикабыз торак-коммуналь хуҗалыгында киң колачлы реформа, оптимальләштерү үткәрелүен искә төшерә.

– Сер түгел, 2000 елларга әлеге тармак тәмам мөшкел хәлгә төшкән, чыгым өстенә чыгым иде. Ул чакта су үткәрә торган түбәләр байтак кешенең җелегенә үтте. Шушы вазгыятьне үзгәртү максатында 2005 елны махсус программа кабул ителде. Ул бөтен Россия өчен сынап карау мәйданчыгы буларак каралды, шөкер, уңышлы тормышка ашырылды. Биш ел эчендә байтак торак капиталь төзекләндерелде, гомумән, барча торак фондын ныклап төзекләндерү башланды. Ни-нәрсә барлыгын карап чыктык. Су үткәрә торган түбәләр калмады диярлек. Әлеге программаны Дәүләт Советы белән Төзелеш министрлыгы бергәләп кабул иткәнгә, бу программаның ничек үтәлешен  үзем дә яхшы хәтерлим, – ди ул. – Әлеге эш Хөснуллин өчен старт мәйданчыгы булды. Бу – бердән. Икенчедән, ул бит анда бер үзе генә түгел. Хәзер аңа төпле команда тупларга кирәк. Марат Татарстаннан киткәч, бу вазифада калган Ирек Фәйзуллин аның лаеклы варисы булды. Тупланган тәҗрибәне файдаланып, Ирек тә шактый зур уңышларга иреште. Хәзер республикабыз – илдә иң күп төзелеш алып баручыларның  берсе. Инде менә Ирек Фәйзуллинны Россия төзелеш министрының беренче урынбасары итеп билгеләүләре, гомумән, бу өлкәгә Татарстанда чыныкканнарны җаваплы итеп куюлары – аларның уңышлы эшләве нәтиҗәсе. Аларны якыннан белгәнгә, болай әйтергә тулы хакым бар.

https://vatantat.ru/2020/01/torak-kommunal-hu%d2%97alyk-hezm%d3%99te-%d3%a9chen-burychlarny-kollektorlar-kajtartachak/

Хөснуллинның Татарстан белән элемтәләре турында әйтелгән тагын бер фикер игътибарны җәлеп итә: Рөстәм Миңнеханов – тренер, тренерларны исә онытмыйлар.  Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Фарисов әйтүенчә, Марат Хөснуллинның Россия хөкүмәте вице-премьеры итеп билгеләнүе Татарстандагы кадрлар әзерләү мәктәбенең республика гына түгел, федераль дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

– Әлеге зур дәрәҗәгә ирешүе – Татарстанда гына түгел, Мәскәү шәһәрендә дә яхшы эшләвенең нәтиҗәсе, – ди ул. – Соңгы елларда файдалануга тапшырылган метро станцияләрен генә алыйк. Совет чорында тапшырылганга тигез бу  күрсәткеч.  Бу – беренчедән. Икенчедән, соңгы елларда Мәскәүдә төзелеш тармагында зур алгарыш булды.

https://vatantat.ru/2020/01/kysh-k%d3%a9tep-yaz-kilm%d3%99sme/

Хөснуллиннан тыш, яңа хөкүмәттәге тагын берничә исем игътибарны җәлеп итә. Казанда туып үскән Эльмир Таһиров хөкүмәт Аппараты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Аңа – 50 яшь. Соңгы елларда Россия хөкүмәтенең Халыкара хезмәттәшлек департаментын җитәкли. Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры итеп

Максут Шадаев билгеләнде. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Шадаевның татар булуын әйтте. “Без Максут Шадаев белән Мәскәү өлкәсе губернаторы кабинетында күрештек, шунда ул Түбән Новгородта туганын һәм татар булуын әйтте”, – дигән Айрат Хәйруллин “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Яңа мәдәният министры Ольга Любимова – Казаннан чыккан мәшһүр артист Качаловның оныгы. Россиянең яңа спорт министры Олег Матыцин да Татарстан өчен ят кеше түгел. Заманында ул Россиянең студентлар спорты берлеген җитәкләде. Нәкъ менә шул чорда Казанда шәһәрне баштанаяк үзгәрткән Универсиада узды. Хезмәттәшлек аннан соң да дәвам итте. Матыцин соңгы елларда ФИСУ белән җитәкчелек итте. Аның белән бергә Казан хакимиятендә тәҗрибә туплаган Игорь Сивов та эшләде. Спорт димәктән, хөкүмәттә вице-премьер итеп билгеләнгән Дмитрий Чернышенко да КХЛны җитәкләгән чорда Казанда еш кунак булды. Россиянең мәгърифәт министры Сергей Кравцов Татарстан башкаласында әле узган атнада гына булып китте. Рособрнадзор җитәкчесе вазифасында иде. Татарстан Президентының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Кравцов Рөстәм Миңнеханов белән республикада мәгариф үсеше, аны бәяләү системасын камилләштерү һәм башка актуаль мәсьәләләр турында сөйләшкән. Татарстанда милли мәгариф, тел укытуның соңгы елларда көн кадагында булуын исәпкә алсак, яңа министрга бездән игътибар  зур булачак.

https://vatantat.ru/2020/01/%d2%bb%d3%99r-sugysh-veteranyna-%d2%97itmesh-bish-me%d2%a3-sum/

P.S. Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов үз вазифасыннан китә. Комитет белән Олег Николаев җитәкчелек итәчәк. Гыйльметдинов исә аның беренче урынбасары булачак.

Рәшит Минһаҗ

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:

– Марат Хөснуллин системалы, бик кырыс җитәкче. Ул Мәскәүдә хәл иткән бурычлар безгә төзелеш тармагы, төбәк үсеше өлешендә Хөкүмәт алдына куелган бурычлар гамәлгә ашырылачагы турында әйтергә мөмкинлек бирә.


Фикер өстәү