Чаллы татар дәүләт театрына яңа сәнгать җитәкчесе билгеләнде

Чаллы татар дәүләт драма театрына структур үзгәрешләр кертелеп, театрга сәнгать җитәкчесе билгеләнде. Театрның яңа сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловны коллективка Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итте.

Олег Кинҗәгулов «Татар-информ» хәбәрчесенә театрда эшен коллектив белән эшләүдән башлаячагын, яңа бина ачылышына спектакль куячагын әйтте. «Бинаның һәм яңа сезонның нинди спектакль белән ачылачагы билгеле, әлегә әйтә алмыйм. Яңа сезонга яңа бина белән керергә ниятлибез», — диде Олег Кинҗәгулов.

ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге җитәкчесе Умида Гапарова ачыклык керткәнчә, Чаллы татар дәүләт драма театрының уставы нигезендә, сәнгать җитәкчесен театрны гамәлгә куючы, ягъни, Мәдәният министрлыгы билгели. Ә театрның башкарма директорын сәнгать җитәкчесе билгеләячәк.

Олег Кинҗәгулов әйтүенчә, әлегә башкарма директор билгеләнмәгән, аңарчы ул район башлыгы белән күрешергә ниятли.


Фикер өстәү