Быел Татарстан банклары үзмәшгульләргә субсидияләнгән процент ставкалары белән кредит бирә башлаячак. ТР Икътисад министрлыгының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү институтларын үстерү бүлеге башлыгы Артур Гайнов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр иткән.
«Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү корпорациясе, Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү Банкы һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә, үзмәшгульләр өчен махсус кредит продукты әзерләде.
Артур Гайнов билгеләп үткәнчә, дүрт сынау төбәге арасында бары тик Татарстанда гына Ак Барс Банкында үзмәшгульләр өчен махсус иминият продукты бар.
«Бу бик тә файдалы һәм Татарстан өчен зур өстенлек һәм бик яхшы адым», — дип искәртте ул.