Ирада Әюпова: «Тинчурин театры тирәсендәге җәнҗал аңа тамашачы кызыксынуын уятты»

Быелгы театр сезоны пандемия белән генә түгел, кадрлар алмашынуы белән дә истә калды.

Әйтик, Тинчурин театрының баш режиссеры вазыйфасыннан алынды. “Әкият” курчак театрына сәнгать җитәкчесе итеп Илгиз Зәйни билгеләнде. Яңалыклар моның белән генә бетмәгән икән әле. Мәдәният министры Чаллы драма театрының эчтлеген үзгәртү кирәклеге турында игълан итте. Бу – Чаллыда милли театрны бетерү булмасмы? Журналистлар әлеге сорауга ачыклык кертүне сорады.

— Тинчурин театрыннан башласак, аның тирәсендәге җәнҗал тамашачының әлеге театрга кызыксынуын арттырды. Аерым режиссерларның эшләре бу Тинчуринга яңа тамашачыны алып килде. Алар төрле, кайсысы катлаулы, кайсы җиңелрәк. Минемчә, бөтен труппаны эшкә җигү бурычы үтәлде. Артистларның бер өлешен сәхнәгә чыгарып, икенчесен эшсез, көтү режимында утырту – тәртипсезлек. Труппа иҗат итәргә тиеш. Бүген Тинчурин театрында бөтен труппа диярлек иҗади процесста катнаша. Мине иң сөендергәне – шул. Чөнки эш булганда, гайбәткә урын калмый.

“Әкият” курчак театрына килсәк, без Татарстандагы ике театрның идарә концепциясен үзгәрттек. Болар – Чаллы драма һәм “Әкият” курчак театрлары. Аларда төп зат директор түгел, ә сәнгать җитәкчесе. “Әкият”тәге тәҗрибәләр миңа ошый. “Әлфия” спектакле уңыш казанды, ләкин мин әле театрның бөтен мөмкинлекләре дә файдаланыла дип уйламыйм. Киләчәктә ул балалар театры гына түгел, нәкъ менә курчак театрына әйләнер дип уйлыйм. Монда яхшы үзгәрешләр булыр дип көтәм, — диде министр.

Ирада Әюпова Чаллы драма театрына да эчтәлек үзгәртү кирәк дип саный. Анда быел сәнгать җитәкчесе итеп Олег Кинҗәгулов билгеләнде. “Ул катлаулы шәхес. Чын мәгънәсендә иҗат кешесе. Миңа аның иҗади процессны күзаллавы ошый. Чөнки үзем дә попса театрын түгел, интеллектуаль театрны яратам. Аның шул юнәлештә эшлисе килә. Анда сәхнә форматы да үзгәрде, ул башка дәрәҗәдәге театр булып формалашып килә”, — диде Ирада Әюпова.

Мәдәният министры Чаллы драма театры уңаеннан фикерләр көтүен дә искәртте. Ул әлеге оешманың бөтен гаилә өчен ял итү үзәгенә әвереләчәге турында әйтте.

Гөлинә Гыймадова

Фото К.Тинчурин театры сайтыннан алынды


Фикер өстәү