Спорт корылмаларын төзекләндерүгә быел 500 миллион сум акча тотылачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашулар сериясен башлады. Якшәмбе көнне исә ул эшлекле сәфәре кысасында Америкада яшәүче татарлар белән очрашырга җыена. Ел саен спорт объектларын төзекләндерүгә 500 миллион сум акча биреләчәк. Татарстан коронавируска каршы көрәштә ярдәм күрсәтергә әзер. Бу хакта журналистларга Президентның матбугат үзәге җитәкче Лилия Галимова җиткерде.

Бүген Президент “КамАЗ”, “ТАИФ” компанияләр төркеме, “Татэнерго”, Казан вертолет заводы, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы җитәкчелеге белән очрашты. Алдагы көннәрдә “Татнефть”, “ПОЗИС”, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, КМПО, “Нәфис-Косметикс” җитәкчелеге белән очрашулар көтелә. Президент игътибар иткән төп мәсьәләләрнең берсе – эшчеләрнең хезмәт шартлары. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов оешма хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләме, социаль гарантияләр һәм кадрларны үстерү турында сөйләшәчәк. Шулай ук очрашулар барышында предприятие җитәкчеләре узган ел нәтиҗәләре һәм киләсе елга планнар турында да сөйли.

Якшәмбе көнне Президент Америка Кушма Штатларына юл тотачак. Нью-Йоркта беренче кичне татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак. Хәзерге вакытта бу илдә 3,5 меңнән артык милләттәшебез яши. Эшлекле очрашулар исә дүшәмбе иртәсенә билгеләнгән. Америка бизнесы вәкилләре белән “түгәрәк өстәл” планлаштырылган.

– Соңгы берничә ел эчендә ике арадагы тышкы сәүдә әйләнеше күләме кимүгә таба бара. Узган елның 9 аенда 360 миллион доллардан аз гына артык, – диде Лилия Галимова. – Хезмәттәшлекнең төп өлкәләре – алдынгы технологияләрне җәлеп итү, Татарстан нефть химиясе комплексын модернизацияләү, машина төзелеше, телекоммуникацияләр, инновацион хезмәттәшлек, кредит-финанс өлкәсе, аудит, менеджмент, кадрлар әзерләү. “Алабуга”, Иннополис һәм технопарклар мөмкинлекләреннән файдаланып, республика икътисадына технологияләр җәлеп итү, машина, авиатөзелеш, химия һәм нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү дә каралган. Шулай ук океан арты университетлары белән хезмәттәшлекне киңәйтергә, андагы галимнәрне республика вузларында лекцияләр укырга чакырырга җыеналар.

Татарстан Президенты Берләшкән Милләтләр Оешмасы штаб-фатирына да барачак.  Анда ул оешманың генераль секретаре Антонио Гутерриш һәм Россия Федерациясенең даими вәкиле Василий Небензя белән очрашыр дип көтелә.

Спорт өлкәсе дә өлештән читтә калмаячак. Президент спорт корылмаларын төзекләндерүгә финанс чараларын арттырган, әлеге сумма һәр елны 500 миллион сумга кадәр җитәчәк. Программа биш елга исәпләнгән. Аңа 1999 елга кадәр төзелгән яки 2008 елдан бирле ремонт күрмәгән объектлар кертеләчәк. Барлыгы 32 районда ремонт эшләре көтелә. Исемлекне якын арада барлаячаклар.

Журналистлар Кытайдагы хәлләрнең безгә йогынтысы турында да сорадылар.

– Татарстан коронавируска каршы көрәштә ярдәм күрсәтергә әзер. Президент республика халкы арасында коткы таратмау бурычын куйды. Кытайдагы хәлләрне борчылып күзәтәбез, алар – безнең якын һәм яхшы хезмәттәшебез. Якын арада проблеманы хәл итү юлы табылыр дип өметләнәбез, – диде ул әлеге вазгыять турында. Кытай халкына гуманитар ярдәм күрсәтүгә килгәндә, Галимова: “Әлегә бу мәсьәләдә мөрәҗәгать итүче булмады, әмма Татарстан ярдәм итәргә әзер”, – дип белдерде.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү