Россиядә яшәүчеләрне февральдә дүрт көнлек эш атнасы көтә

Февральдә Россиядә яшәүчеләрне Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан кыска эш атнасы көтә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Быел 23 февраль якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көне 24 февральгә күчерелә. Шул рәвешле, айның соңгы атнасында 25 февральдән 28 февральгә кадәр.дүрт эш көне генә булачак.

Киләсе кыскартылган эш атнасы мартта булачак. Халыкара хатын-кызлар көне шулай ук якшәмбе көнгә туры килә, шуңа күрә ял көне 9 мартка күчерелә. 10, 11, 12 һәм 13 март эш көннәре булачак.


Фикер өстәү