«Бөтен җирдән матурлык эзлим»

…Һәм “һәр туган көнгә сөенеп яшим”. Буа районының Яңа Чәчкап авылында гомер итүче газетабызның даими авторы, дусты Хөрия Җиһаншина сүзләре бу. 

– Мин җиде балалы гаиләдә үстем. Әти күп итеп мал-туар асрады. Без балачактан ук яздан алып көзгә кадәр энемнәр белән бергә сарык, сыер көтүе көтә торган идек. Шуңа күрә гаиләбездә табигатькә, урман-кырларга башка, үзгә мәхәббәт формалашкан. Хәзер дә җәен иртүк торып, бозавымны алып кырга чыгып китәм. Малларга печән әзерләгәндә, көтү көткәндә,  җырларга ярата идек. Аннан соң без – беренче сыйныфтан ук чөгендер кырында эшләп үскән буын. Әниләргә ярдәмче, аларның уң кулы буласы килү теләге көчле иде, – ди ул.

Һәр нәрсәдән ямь һәм тәм таба белүе өчен генә түгел, яшьли иреннән калып, ике баласын ялгызы тәрбияләп үстергән сабыр, тырыш ана булуы өчен дә хөрмәт итә Хөрия апаны авылдашлары.

– Ирем Җәүдәт белән яратышып өйләшкән идек, тик, кызганыч, алты ел гына бергә яшәп калдык. Ул 34 яшендә һич уйламаганда йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Шулай итеп, 32 яшемдә 5 яшьлек кызым һәм корсактагы сабыем белән тол калдым, – дип искә ала ул чакларны бүген  матур юбилеен – 55 яшьлеген каршылаучы ханым. Ике баласына төп терәк, таяныч, әни дә, әти дә булырга туры килә  аңа. Әнинең назын, җылысын бирсә, әтинең хезмәт сөючәнлеген, төпле киңәшләрен сеңдереп үстерә ул балаларына.

– Төп йортка килен булып төшкәндә, шунда яшәп калырбыз, дигән ният бар иде. Ләкин ирем үлеп киткәч, каенана-каената йортыннан күченергә туры килде. Аллаһы Тәгалә рәхмәте, үз әти-әнием, туганнар, авылдашлар ярдәме белән авылның икенче башында йорт торгыздык, – дип искә ала ул гаиләсе өчен авыр һәм мәшәкатьле елларны.

Кечкенәдән үк җырлап йөргәч, Хөрия апаның мәдәният өлкәсе буенча китү, авыл клубында эшләү теләге була. Тик язмыш дигәнең үз планнарын әзерләп куйган була шул. Шулай да үзе теләгән хезмәткә ул, урау юллар узып, 20 елдан соң килә.

– Авылга инвесторлар килгәч, ике бала әнисе дип тормадылар, фермадан да кыскарттылар. Эшсез калдым. Аннан соң, 7 чакрым юл үтеп, күрше авыл мәдәният йортына барып эшләдем. Шуннан соң унбер ел элек авылыбызга шушы ук вазифага кайтырга насыйп булды. Эшемне бик яратам. Балачактан ук гаиләбез белән җырларга ярата торган идек. Бер генә мәдәни чара да бездән башка узмады. Быел авылыбызда яңа клуб салырлар дигән өмет бар. Анда да исәнлек-саулык белән эшләргә язсын иде, дип телим. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмау максатыннан, яңа төрле чаралар уйлап табып, аларны оештырам. Авылыбызда шикәр, кабак, “Чишмәгә суга барам”, “Уйнагыз, гармуннар” урам бәйрәмнәре зурлап уза, – дип куана хезмәте белән башкаларга да бәйрәм рухы өстәүче апа.

Үз вакытында ачысын-төчесен күрсә дә, бүгенгесе шөкер итеп туймаслык.

– Рәхәт итеп яшәргә йортым, күңелемне биреп эшләргә эшем бар, – дип куана Хөрия апа. – Кызым Алчәчәк тормышта. Ире Илдус белән бергә оныгым Сәидәне үстерәләр. Әтисе вафат булганда җан кергән улым Алмаз да үсеп җитте. Бүген Казанда магистратурада укый. Ул – төп ярдәмчем, таянычым. Үзем дә һәр туган көнгә сөенеп, бөтен чәчәкләрне, аккан суларны фотога төшереп, җырлап,  һәр мизгелнең матурлыгын күрергә яратам. Күңелдә кадерләп саклап йөрткәннәрен исә шигырь итеп кәгазьгә төшерәм. Кыш көне тугангадырмы, бу ел фасылын аеруча яратам. Чаңгыда шууны да көтеп алам. Акча белән авырлык булса да, кечкенә вакытта да әти безгә чаңгылар алып биреп, спортка мәхәббәт тәрбияләде. Йортта ике пар  иде алар. Без, бала-чагалар,  чиратлашып шуа торган идек. Иртә белән мәктәпкә барганчы ук  йөреп кайта идем. Хәзер дә чаңгыда йөрүдән, песнәкләргә җимлекләр куеп, кошларны ашатудан тәм табам. Авылдашларны да чаңгыга тартырга тырышам. Ел саен энем белән бергәләп авылда Чаңгы бәйрәме оештырабыз. Ул елдан-ел киңрәк колач ала. Гаиләбездә дә, кечкенә оныгымнан башлап, барыбыз да чаңгыга бастык.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү