Казанда агачтан төзү үзәге пәйда булырга мөмкин

Казанда агачтан төзү үзәге пәйда булырга мөмкин. Кичә Татарстан Президенты башкалабызның “ДАШКА” архитектура-дизайнер мәктәбе (Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты мәктәбе) белән танышканда, университет ректоры Рәшит Низамовның агачтан төзү үзәген оештыру идеясен хуплады.

– Бик әйбәт булыр. Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Гущин белән проект эшләгез. Безгә мондый үзәк кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

“ДАШКА” мәктәбе директоры Мария Латыйпова әйтүенчә, хәзерге вакытта Татарстанда торгызу таләп иткән агач корылмалар байтак. Сыннар белән, шул исәптән агач сыннар белән бизәп булырдай парк-скверларыбыз да күп. Үзәк нәкъ менә шушы бурычларны хәл итә алачак. Моннан тыш анда балалар агач белән эшләргә өйрәнер иде.

Мария Латыйпова үзәк өчен кулай бина барлыгын да әйтте.

– Ишегалдыбызда гына архитектура-төзелеш университеты остаханәсе урнашкан. Аны төзекләндереп, үзәккә әйләндерергә мөмкин булыр иде, – диде ул.


Фикер өстәү