2 февральдән виза алу кагыйдәләре үзгәрде

 Бүгенге көннән Евросоюзда виза бирү кагыйдәләре үзгәрде. Яңалыклар Европа берлеге илләренә керүне гадиләштерергә һәм миграция кризисын хәл итүгә ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Яңалыклар Шенген зонасына кергән 22 илгә, шулай ук берлек белән ассоциацияләнгән дүрт ил — Исландия, Лихтенштейн, Норвегия һәм Швейцариягә кагыла.

Әлеге илләрнең берсенә бирелгән бердәм кыска вакытлы виза 90 көн дәвамында 180 көнлек чорда күрсәтелгән теләсә кайсы илдә булу мөмкинлеген бирә.

Виза алу өчен гаризаны сәфәргә чыгарга 6 ай алдан башлап (иске кагыйдәләр буенча — 3 ай), әмма кузгалырга 15 көн калудан да соңга калмыйча, бирү кирәк.

Виза җыемы 60тан 80 еврога кадәр арткан.


Фикер өстәү