Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә

Татарстан ГТХМ халыкны һава торышының кискен начараюы турында кисәтә. 3 нче февральдә төнлә һәм көндез республика территориясендә һәм Казанда көньяктан секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил көтелә. Моннан тыш, буран, юлларда көчле бозлавык булачак.

Ведомствода югары агачлардан, электр линияләре, биналар һәм реклама конструкцияләреннән ераграк торырга  киңәш итә.


Фикер өстәү