Бетләгән очракта нишләргә?

Татарстан  буенча Роспотребнадзор идарәсеннән алынган күрсәткечләренә караганда, узган ел Татарстанда  1484 педикулез очрагы теркәлгән.  Бу — 100 меңгә 39,9 кеше туры килә дигән сүз. Бет эләктерүчеләрнең 1178е – балалар,  әлеге сан  моңа кадәрге уртача күрсәткечтән  27,2 процентка кимрәк.

Билгеле булганча, соңгы вакытта Казан мәктәпләрендә педикулез очракларының кискенәю күзәтелгән иде. Былтыр башкалада 796 очрак билгеле, шуларның 581 – балалар.

– Без  педикулезны профилактикалау эшен контрольдә тоту өчен тикшерүләр уздырабыз. Шулай ук ашыгыч хәбәр булганда, санитар-эпидемиологик тикшерүләр оештыабыз. Бет  табылган очракта медицина хезмәткәре  өй шартларында аны эшкәртү тәртибен аңлата. Дәваланып беткәнчегә кадәр балаларга мәктәпкә, бакчага барырга рөхсәт ителми, – ди  идарә белгечләре.

Беткә юлыккан очракта әти-әниләргә яшәү урыны буенча сырхауханәгә, тире-венерология диспансерына яки бакча, мәктәпнең медицина хезмәткәренә, шулай ук дезинфекция бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыру эләктерүчеләр белән элемтәдә булганнарга  ай дәвамында  10 көнгә бер тапкыр медицина тикшерүе уздырыла. Аны булдырмау чаралары турында ата-аналар җыелышларында аңлатыла, шулай ук идарә сайтында да  мәгълүмат эленгән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү