Татарстанда «Ел тәрбиячесе»н мартта сайлаячаклар

Татарстанда «Ел тәрбиячесе»н мартта сайлаячаклар. Республика конкурсы финалистларын зона турларыннан соң билгеләячәкләр. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ел тәрбиячесе — 2020» республика һөнәри конкурсының зона туры дәвам итә. Анда мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары катнаша», — дип билгеләп үтелә министрлык хәбәрендә.

Зона турында республиканың 105 балалар бакчасы педагогы катнаша. Алар арасыннан конкурсның 20 финалисты сайлап алыначак. Конкурсның йомгаклау этабы Казанда 16-20 мартта узачак.


Фикер өстәү