Миңнеханов ТР Археология музее реставраторларына эшләрендә ярдәм күрсәтергә ышандырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле территориясендә урнашкан ТР Археология музее белән танышкан вакытта реставраторларга эшләрендә ярдәм күрсәтергә ышандырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика Археология музеена 2005 елда нигез салынган, ул ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты структурасына керә. Биредә 400 меңнән артык археологик предмет саклана.

ТР Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Айрат Ситдыйков Рөстәм Миңнеханов өчен музей бүлмәләре буйлап экскурсия үткәрде һәм аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре хакында сөйләде.

Ел саен музей фондлары тикшеренү эшләре барышында табылган 10 меңнән артык археология һәм нумизматика предметы белән тулылана. Учреждение реставраторлары ел саен металл, керамика, пыяла, агач, тукыма, күн һ.б. материаллардан эшләнгән 1000нән артык артефактка яңа сулыш өрә. ТР Археология музее хезмәткәрләре катнашында Казан федераль университеты базасында реставраторлар өчен магистратура оештырылган.

Музей белән танышып чыккач, ТР Президенты учреждениенең фәнни хезмәткәрләре белән очрашты. Белгечләр «Яңарыш» фонды проекты ярдәмендә төбәктә реставрация эшенең актив үсеш кичерүен билгеләп үтте. Әмма хәзер проект тәмамланды, шуңа бәйле рәвештә республика Президентыннан эшне дәвам итүдә ярдәм сорадылар. Аерым алганда, учреждение матди базаны, җиһазларны яңарту, реставрация остаханәләрен ремонтлауга мохтаҗ.

Татарстан Президенты республикада мәдәни мирас объектларын саклау буенча гаять зур тәҗрибә туплануына һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең әлеге процесска зур өлеш кертүенә игътибар юнәлтте. «Тарихны өйрәнү – бик мөһим эш, аның белән бөтен кеше дә шөгыльләнә алмый. Республикада бу өлкәдә зур тәҗрибә тупланган, без темпларны киметергә тиеш түгел. Сезгә, шул исәптән инфраструктураны үстерү җәһәтеннән дә, тиешле ярдәм күрсәтеләчәк», — дип вәгъдә итте Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү