Бүген Татарстан гербы көне билгеләп үтелә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. Ул ТР Югары Советы Карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган. Дәүләт гербын куллану кагыйдәләре «ТР дәүләт символлары турында» Закон нигезендә регламентлана.

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сурәтеннән гыйбарәт. Аның авторлары — Н. Г. Ханзафаров (идеясе), Р.З.Фәхретдинов (башкаручы).

«Рәсми Татарстан» сайтында язлганча, төсләрнең символик мәгънәләре: алтын төсе — Татарстан җиренең матурлыгын, муллыгын күрсәтә; яшел төс — яз яшеллеге, Татарстан яңаруы; ак төс — Татарстан гражданнарының уй-фикер пакълыгы; кзыл төс — Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, куәте.

ТР Президенты каршындагы Геральдика советы вәкиле, Россия геральдистлар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Григорий Бушканец Татарстанның флагы һәм гербында төсләр охшашлыгына игътибарны юнәлтте. «Бу барлык дәүләтләрдә алай түгел. Татарстанның флагы һәм гербында төс бердәмлеге геральдика күзлегеннән өстенлек булып тора», — ди белгеч.

Бушканец фикеренчә, теләсә нинди герб оригиналь булырга тиеш, чөнки герб — «территорияне тану билгесе». «Кайвакыт охшаш герблар да була. Бу мәсьәләдә Татарстанның конкурентлары юк, дип саныйм. Бер яктан, ул тарихи яктан нигезләнгән, барс сурәте Болгар ханлыгы вакытларыннан, 12-13 гасырларга барып тоташа, икенче яктан уникаль, чөнки аңа охшаш герблар юк», — диде.


Фикер өстәү