Рөстәм Миңнеханов ашламалар туплау эшен активлаштырырга өндәде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якынлашып килүче чәчү кампаниясе алдыннан ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә ашламалар туплау эшен активлаштырырга өндәде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вице-премьер — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров докладында язгы кыр эшләре өчен минераль ашламаларның әһәмиятен билгеләп үтте. Татарстан Президенты элек бер гектар чәчүлеккә кимендә 70 кг матдә туплау бурычын куйган иде, дип искәртте ул.

«Әлегә 70 мең тонна матдә бар, ягъни планнан өчтән бере. Теләгән дәрәҗәне тәэмин итү өчен тагын 130 мең тонна сатып алырга кирәк әле», — диде ул.

Министр сүзләренчә, быел Әтнә, Зәй, Саба, Сарман һәм Тәтеш районнарында ашлама туплауга игътибар белән карыйлар. Әгерҗе, Апас, Югары Ослан, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм башка районнарда хәлләр бераз начаррак, дип өстәде ул.

«Ашламалар буенча базарда тәкъдимнәр җитәрлек. Әлегә бәяләр ел башындагы дәрәҗәдә тора. Әмма алар бик тиз артачак», — диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Моннан тыш, Җәббаров биологик ашламалар һәм микроэлементлар куллануга күбрәк игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Ул агрономнарга моны технологик карталарны эшләгәндә исәпкә алырга киңәш итте.

«…ашламалар туплау өлешендә эшне активлаштырырга кирәк. Чәчү башланырга ике айдан аз гына артык вакыт калып бара. Ашламалар белән дөрес эшләү үсемлекчелектә зур әһәмияткә ия», — диде Рөстәм Миңнеханов


Фикер өстәү