Коронавирус йоктырудан куркып, Казан хостелы Кытай кешеләрен урнаштырудан баш тарткан

Коронавирус йоктырудан куркып, Казан хостелы Кытай кешеләрен урнаштырудан баш тарткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына кунакханә администраторы хәбәр итте.

Кичә кич «Лайк Хостел» кунакханәсе ишегендә рус һәм кытай телләрендә язылган игълан пәйда булган. Анда кунакханә җитәкчелеге Кытай Халык Республикасы гражданнарын хостелга урнаштырмауның сәбәбен коронавирус йоктыру куркынычы белән аңлата.

«Без кунакларыбыз өчен борчылабыз. Биредә күп кенә чит ил кешеләре, балалы гаиләләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр туктала. Бүгенге көндә Россиядә коронавирус йоктыруның ике очрагы теркәлгән, шунлыктан кунакларыбызны куркыныч астына куясыбыз килми», — дип аңлатты хостел администраторы.

Шул ук вакытта, мини-кунакханә җитәкчелеге игъланның ике телдә язылуын да кайгырткан. Рус телендәге текстны тәрҗемә итү өчен Кытай кешесенә биргәннәр.

Хостелда белдерүләренчә, әлегә аларга игъланга бәйле дәгъвалар килмәгән. Шулай ук кунакханәдә тукталырга теләгән Кытай гражданнарыннан да мөрәҗәгатьләр булмаган.


Фикер өстәү