Коронавирус аркасында Кытай спортчыларына Татарстанга керү мөмкинлеген чикләделәр

2019-nCoV яңа коронавирус кабыну сәбәпле, эпидемия башланган Кытай спортчыларына Татарстанга керүне чикләделәр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр ителәр.

«Яңа коронавирус инфекциясен кертүне һәм таратуны булдырмау өчен» ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемияләргә каршы комиссиясе тиешле карарны кабул итте.

Аерым алганда, чикләү хатын-кызлар арасында Фехтование буенча дөнья кубогы этабында катнашучыларга кагылачак. Ул 19-24 февральдә уза. Татарстан башкаласына 200гә якын иң көчле рапирачы киләчәк.

Татарстан Республикасына Кытай гражданнары килгән очракта, ТР Спорт министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе аларны 14 көнгә обсервацияләүне, ә ОРВИ симптомнары булган очракта госпитализацияләүне оештырырга тиеш булачак.

Хәзерге вакытта Россиядә барлыгы 20 меңнән артык кеше яңа коронавирус белән авырып китүчеләр белән элемтәдә булганлыктан, медицина күзәтүендә тора. Әйтик, Казанга Яңа ел бәйрәмнәреннән соң килгән Кытай студентлары вакытлыча «Ялкын» лагерында урнашкан.


Фикер өстәү