«Икмәктер» дип ант итәргә ник ярамый? 

Очраклы рәвештә 50–55 яшьләр тирәсендәге ике кешенең сөйләшүен ишеттем. Бер ир-ат икенчесенә: «Җәннәткә эләгер өчен, үлгән вакытта «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсен әйтү дә җитә, дип әйтә иде әти», – ди. Икенчесе: «Үлгәч, сиңа барыбер түгелмени инде, җәннәте бармы-юкмы, белгән кеше юк, бу дөньяда рәхәтләнеп яшәп калырга кирәк әле», – дип, сүзне тагын да куертып җибәрде…

Дин иреге ачылганга утыз еллап вакыт узса да, мәчет-мәдрәсәләребезнең ишекләре ачык булса да, диннең асылын аңлап бетермәүчеләр арабызда шактый әле. Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев та кешеләрдә динне аңлауның бик сай булуын әйтә.

– Дин тыелган заманда үскән кешеләр хәзер әби-бабайлар булдылар. Атеистик тәрбия алган булу сәбәпле, аларның күбесе, кызганыч, диннән ерак тора. Аннары бар шундый кешеләр: алар Аллаһка ышана, тик Ул кушкан гыйбадәтләрне үтиселәре килми. Бу – бүгенге кешеләрнең төп ялгышы. Мөэмин мөселман дип әйтергә яратабыз. «Мөэмин» сүзе – ышану, ә «мөселман» сүзе буйсыну дигәнне аңлата. Без Аллаһка, пәйгамбәрләргә, фәрештәләргә, Аллаһтан иңгән китапларга, үлеп-терелмәккә, тәкъдирнең яхшысы-яманына ышанырга тиешбез. «Бәкара» сүрәсендә дә: «Тәкъва кешеләр яшерен әйберләргә ышана», – диелә. Иманның асылы – шушылар. Теләк теләгәндә иман байлыгы телибез. Ул юктан гына әйтелгән сүз түгел. Иң зур байлык ул – иман. Аллаһ аны безгә әманәт итеп бирде һәм Коръәндә: «И, мөэминнәр, Аллаһтан каты куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан бик нык сакланыгыз һәм Коръән белән гамәл кылып, чын мөселман хәлегездә генә үлегез!» – диелә («Әл-Гыймран» сүрәсе, 102 нче аять). Кыямәт көне, тәмуг газаплары, җәннәт турында да Изге Китапта язылган. Ә Коръән ул – Аллаһның сүзе. Аны иңдерүнең төп максаты да – адәм балаларын туры-хак юлга өндәү. Пәйгамбәрләргә, фәрештәләр, Коръән, Кыямәт көненә ышанмаган кеше мөселман булып саналмый.

«Үлгәч, нәрсә буласын белгән кеше юк әле», – диючеләр бар. Бу кешеләрне дә иман китергән мөселман дип әйтеп булмый. Наданлык сәбәпле әйтәләр аны. Ә надан булмас өчен дини гыйлем алырга тиешбез. Күп кенә кешеләр үзләрен, татар булгач, мөселман дип атый. Ә үзләре иманның баганаларын да белмиләр.

https://vatantat.ru/2020/01/kaber-gazaby-k%d2%afrerg%d3%99-yazmasyn/

– Кайберәүләр: «Мин Аллаһка бөтен күңелем белән ышанам, әмма намаз укымыйм», – диләр. Алар кем булып чыга?

– Аллаһка ышанасың икән, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып та яшәргә тиешсең. Ышану гына җитми, гамәлләребез белән дә якынаерга тырышыйк. Яз көне кырга чыгып, җирне сөрәбез, йомшартабыз, орлык чәчәбез. Җәй буе чүбен утыйбыз, су сибәбез, бөтен шартын китереп тәрбиялибез. Ә көз көне уңыш алабыз. Иманлы кеше дә дөньяда яшәү барышында ахирәте өчен тырышырга тиеш була. Беребез дә кайчан һәм кайда, ничек үләсен белми. Ләкин үлем бар, ул һәркайсыбызга киләчәк. Үлгәннән соң башка тормыш башлана һәм ул мәңгелек. Үлем фәрештәсе килеп, җаны бугазына килеп терәлгәч, кеше «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсен әйтергә өлгерерме, ул аны әйтерлек халәттә-дәрәҗәдә булырмы? Монысы – икеле. Аллаһка ышанам, намаз укымыйм, диючеләргә Габделхак хәзрәт Саматовның сүзләрен китерәсем килә. «Аллаһы Тәгалә безгә иман бирде һәм аны фарызлар белән саклады. Кеше акчасын сейфта саклап тоткан кебек, без дә иманыбызны намаз, ураза, зәкят белән саклап торырга тиеш, юк икән – иманыбызны тиз югалтачакбыз», – дип әйтә иде ул.

– Күңеле белән иманның бер баганасына да ышанмый, ләкин үзенең абруен, байлыгын саклау өчен, тыштан мөселман булып кыланучылар кемнәр була?

– Болар инде – монафыйклар. Коръән-Кәримнең «Ән-Ниса» («Хатыннар») сүрәсе, 145 нче аятендә: «Монафыйклар җәһәннәмнең төбендә булырлар һәм аларга ярдәм итүче булмас», – диелә. Зур монафыйклык кылучы күңеле белән дингә, Аллаһка ышанмый, әмма үзенең шәхси максатларында юри генә мөселман булып кылана. Монафыйклар пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) заманында да булган. Мәдинә шәһәренә күчкәч, ислам дине куәтләнә. Мөселманнарның көчәйгәнен күргәч, кабилә башлыклары пәйгамбәр белән сугышып йөрми, үзләренең дәрәҗәләрен, вазифаларын саклап калу өчен, тыштан ислам динен кабул итәләр. Алар исә Аллаһы Тәгалә каршында кяфер булып санала, чөнки намаз укысалар да, аларның күңелләрендә иман юк.

https://vatantat.ru/2020/01/kyyam%d3%99t-k%d3%a9nend%d3%99-i%d2%a3-berenche-namaz-turynda-soralachak/

– Кеше күрсен дип һәм мактану өчен намаз укучылар, сәдака бирүчеләр дә – монафыйклармы?

– Монысы риялык була. Рия ул – гыйбадәтне Аллаһның ризалыгы өчен түгел, ә кеше күрсен яисә ишетсен өчен кылу. Ул да – монафыйклар сыйфаты. Пәйгамбәребез сәхабәләренә: «Сезнең өчен дәҗҗәлдән дә ныграк нәрсәдән курыкканымны әйтимме?» – ди. Сәхабәләр: «Әйт, Аллаһның илчесе», – диләр. «Яшерен ширек. Кеше намазга баса һәм аңа кешеләр карап торганын белеп, намазын бизәп укый», – дип җавап бирә Пәйгамбәр. Сәхабәләрнең, нәрсә соң ул кече ширек, дип соравына, рия, дип җавап бирә. Без намазларыбызны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен укырга тиешбез. Аллаһ ризалыгы өчен эшләнгән гыйбадәтләр генә саваплы була.

– Ачуланганда, иманыңны укытам, дип әйтеп тә куялар. Болай әйтү гөнаһ түгелме?

– Әлбәттә, андый сүзләр әйтергә ярамый. Иманга, дингә, Пәйгамбәргә, намазга һәм динне олылаган башка әйберләргә кагылышлы шундый сүзләр әйтү – зур гөнаһ.

– «Әниемдер», «икмәктер», «баламдыр» дип ант итүчеләр бар. Бу диндә рөхсәт ителәме?

– Аллаһтан башка бер нәрсә белән дә ант итәргә ярамый, бу диндә тыелган. Валлаһи, билләһи, таллаһи дип яки Коръән белән генә ант әйтергә ярый. Коръән белән ант итү ул – Аллаһның сүзе белән ант итү.

– Зур сынаулар килгән вакытта кешеләр, сабырлыкны югалтып: «Аллаһ булса, Ул күреп-белеп торса, бу хәсрәтне җибәрмәс иде», – дип өзгәләнәләр. Бу да Аллаһка тел-теш тидерү булып чыга түгелме?

– Бу инде – Аллаһ турында начар уйлау һәм аның асылы – наданлык. Аллаһы Тәгалә адәм баласын сынап тора. Байлык белән дә, авыру-сырхау, авырлыклар белән дә. Чын мөэмин мөселманнар байлык-нигъмәтләр өчен Аллаһка шөкер итә, ә инде бәла-каза килгәндә, сабыр була, шуның белән әҗер-савапка өметләнә. Аллаһ кемгә нәрсә бирәсен яхшырак белә. Кемнедер байлык биреп сыный, кемнедер – авырлыклар белән. Менә шул авырлыгы хакына Ул синең гөнаһларыңны кичерә. Байлык белән сынауны үтә алмаучылар, киресенчә, гөнаһка батарга да мөмкин.

– Кайберәүләр, намаз укуны вакыт юкка сылтап, пенсиягә чыккач укырга ниятләп тора…

– Аллаһтан курыккан кеше алай дип әйтергә тиеш түгел. Намаз укымаучы бик күп нәрсә югалта. Кыямәт көнендә иң беренче намаз турында сораячаклар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Намаз укы, дөреслектә намаз бозык һәм начар гамәлләрдән тыя», – диде.

– Дингә мәҗбүриләп кертеп булмый, намазда түгел икән, димәк, Аллаһтан әле вакыты җитмәгән, дип аклану дөресме?

– Аллаһы Тәгалә, диндә көчләү юк, дип Үзе әйтә, ягъни диндә булмаган кешене көчләп дингә кертергә ярамый. Әмма мөселман гаиләсендә баланы дингә өндәргә, 7 яшьтән намазга бастыру турында уйларга кирәк. Иң үтемлесе – дини тәрбия. Бала гаиләдә әти-әнисенең намаз укуын күреп үссә, ул да шул юлдан китәчәк.

Дилбәр Гарифуллина


Фикер өстәү