Синоптиклар Татарстанда томан һәм бозлавык турында кисәтә

Иртәгә, 17 февральдә, Татарстан буенча һәм Казанда төнлә һәм иртән томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез бозлавык, буран фаразлана, көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


Фикер өстәү