Планетаның иң өлкән кешесе вафат булган

Планетаның иң өлкән кешесе үлгән. Ул Япониядә яшәүче Ватанабэ Титэцу, аңа 112 яшь булган.

Үләренә берничә көн кала ул Гиннессның рекордлар китабына иң озын гомерле кеше буларак кертелгән.

Ватанабэ 1907 елның 5 мартында крестьян гаиләсендә туган. 20 яшендә Тайваньга күченгән һәм анда 18 ел гомер иткән. Аннан кабат Япониягә кайткан.


Фикер өстәү