Казанның 18 хәйрия проекты Президент грантлары фонды бәйгесендә җиңү яулады

Быел беренче тапкыр уздырылган Президент грантлары фонды конкурсы нәтиҗәләре буенча Казанның 18 хәйрия проекты җиңүче булган. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итте.

Аларны тормышка ашыру өчен якынча 28 млн сум күләмендә грантлар бүлеп биреләчәк.

Татарстаннан конкурска 277 гариза бирелгән, 50 проект гомуми күләме 48 млн сумга җиңүче дип табылган. Чагыштыру өчен, узган ел конкурста республиканың 41 проекты иң яхшылар дип табылган.

Җиңүчеләр арасында — инклюзив туризмны үстерүгә юнәлдерелгән «Интегра Тур» проекты – Ул ТР «Интеграция» инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла. Шулай ук «Донор-серч» донорлыкны үстерүнең коммерциягә нигезләнмәгән партнерлыгы ассоциациясе тарафыннан үткәрелә торган «Пульсация» донор хәрәкәте фестивале, «Россиядә Велоигелек» проекты (ТР велосипедчылар берлеге) һәм башка проектлар да билгеләп үтелде.

Президент грантлары фондының беренче конкурсы нәтиҗәләре буенча Россиядә 2017 проектка ярдәм күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы.


Фикер өстәү