Казан халкына дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр

Казанда яшәүчеләргә Татарстанда сәламәтлек саклауны оештыру һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация бирәләр. 27 февральдә «Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халык белән очрашачаклар.

«Гражданнар 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 йорт», — диелә хәбәрдә.

Татарстанлылар белән аралашуда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, аның урынбасары Фәридә Яркәева һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының Медицина эшчәнлеге стандартларын һәм сыйфатын контрольдә тоту идарәсе башлыгы Галина Лысенко, шулай ук ведомствоның дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Елена Әхмәтҗанова катнашачак.

Очрашуга алдан язылу һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 238-10-00 һәм 292-93-34 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.


Фикер өстәү