Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышы февральдә вафат булган депутатларны искә алудан башланды. Парламент җитәкчесе урынбасары Юрий Камалтынов аларны бер минут тынлык белән искә алуны сорады.
Юрий Камалтынов Габделхәй Кәримовның гомере 2 февральдә өзелгәнен искәртте. Аның «Сервис-Агро» оешмасы җитәкчесе, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы булганын билгеләп узды.
Юрий Камалтынов Айрат Хәйруллинның фаҗигале рәвештә 7 февральдә һәлак булганын, аның Россия Дәүләт Думасы депутаты булганын искәртте.