Казанда берьюлы биш машина бәрелешкән

Казан Елга техникумы янында берничә машина бәрелешкән. Юл һәлакәтен күргән шаһитлар аны видеога төшереп социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иткәнчә, бүген сәгать уникеләр тирәсендә Несмелов урамында юл-транспорт һәлакәте булган.
«Биш автомобиль — «Тойота», «Фольксваген»,«Хендэ» һәм ике «КИА» бәрелешкән. Һәлакәттә кешеләр зыян күрмәгән. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли», — дип сөйләделәр Казан Дәүләт автоинспекциясендә.

Фикер өстәү