Казанда Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров белән хушлаштылар

Казанда дәүләт юстиция киңәшчесе, Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров белән хушлаштылар. Ул 23 февральдә 71нче яшендә вафат булды.

Татар дәүләт филармониясенә Кафил Әмиров белән хушлашырга дәүләт эшлеклеләре, туганнары һәм хезмәттәшләре килде. Араларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде:

«Без бик зур югалтуга дучар булдык — республикабызның прокуратура системасын озак еллар җитәкләгән танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, гаять зур эш тәҗрибәсенә ия профессионал Кафил Әмиров арабыздан китте. Ул Татарстанда хокук системасы һәм заманча парламентаризмның формалашуы һәм үсешенә саллы өлеш кертте. Кафил Әмировның гаиләсе һәм барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашам», — диде ул мәрхүм белән хушлашырга килгән халыкка мөрәҗәгать итеп.

 

Фото: «Реальное время»


Фикер өстәү