«Мега» сәүдә үзәгеннән кыска ялганыш аркасында Казанда 1200 кеше эвакуацияләнде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Сәүдә үзәге администрациясе 1200 кешене эвакуацияләде.
Бинада Yu Kids Island балалар мәйданчыгында яктырткыч плафонында кыска ялганыш булган, янгын чыкмаган.