Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең яңа җитәкчесе Валерий Липский белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Указга РФ Президенты Владимир Путин быелның 6 февралендә кул куйган. Моңарчы Валерий Липский Башкортостан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифасында булган.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Очрашуда Россия Федерациясе Тикшерү комитетының кадрлар идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Юрий Ковязин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов катнашты.