Төлкеләрне җәйгә кадәр саныйлар

1 июльгә кадәр аучылык оешмалары төлкеләрне санап бетерергә тиеш. Республикада төлкеләр генә түгел, балык та күп.

Төлкеләрне киметәсе булса, балык белән бөтен республиканы тәэмин итеп була. Тик эшләмиләр. Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында сөйләштеләр.

Быел Татарстанда тагын 5 тыюлык барлыкка киләчәк. Әлегә аларның саны – 186. Иң зурысы – «Идел киңлекләре» тыюлыгы. Еллык эшләргә нәтиҗәгә ясаган утырышта Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Азнакай районын үрнәк итеп китерде.

– «Чатыр тау» тыюлыгын бөтен республика өлге итеп алырга мөмкин. Аларның эшләре безне сөендерә. Анда юкка чыгып баручы байбакның үрчүе күзәтелә. Кызыл китапка кертелгән 5 меңнән артык үсемлек үсә, – ди комитет рәисе.
– Бу урын Татарстандагы иң югары ноктада урнашкан. Безгә кем генә килсә дә, әлеге тыюлыкны күрмичә китми. Аны тәртипкә китергәндә районда эшләүче сәнәгать оешмалары ярдәм итте. Киләчәктә исә без тыюлыкка кадәр юллар ясамакчы булабыз. Әмма моның өчен дәүләттән матди ярдәм көтәбез, – ди, үтенечен җиткереп, Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

Ярдәм кирәк районнар күп. Күбесе кушылган эшне дә башкармый икән. Әйтик, Әлки, Балтач, Урыссу, Балык Бистәсе, Менделеевск районнарында урнашкан аучылык оешмалары үз районындагы хайваннар санын белми. Алар аны исәпләмәгән дә. Сан дигәннән, республикада төлкеләр күбәйгән. «Рысь», «Мизиновск», «Идел-Кама», «Фазан», «Актаныш» хуҗалыклары – «кара исемлек»тә, анда төлкеләр тиешледән артык. «Усинск», «Мөслим», «Баганинск», «Ак барс», «Егерь» ау хуҗалыкларында төлкеләр саны тәртиптә. Бүген республикада 7 мең төлке бар. Узган ел 4344 төлке атылган. 2018 елда хайваннарда 145 котыру очрагы теркәлсә, узган ел ул 10 тапкыр кимегән.
Республикада пошилар һәм кәҗә, боланнарның артуы да күзәтелә. Татарстан кыргый хайваннар һәм кошлар үрчетү белән шөгыльләнүче аучылык хуҗалыклары саны буенча Идел буе округында беренче урында икән. Былтыр табигатькә 300 баш марал җибәрелгән. Сулыклардагы үрдәкләр саны 52 меңгә арткан. Республикада балык запасы да җитәрлек икән. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында 40 тонна балык запасы бар. Белгечләр булган байлыктан файдаланучы юклыгын әйтә.

Татарстанның Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин исә балыкчылык белән шөгыльләнергә теләүчеләргә грант отарга ярдәм итәргә кирәклеген әйтте. Аучыларның кирәкле документларга электрон рәвештә мөрәҗәгать итүләрен хуплады. Гомумән, комитет эшчәнлегенә уңай бәя бирелде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү